Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча алдан тавыш бирү башланды

Тавыш бирү бүген, 25 июньдә башланды. Ул ял көне дип игълан ителгән 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Күп кенә әлмәтлеләр сайлау участокларында булырга өлгерде дә инде. Шуларның берсендә алдан тавыш бирү игълан ителгән беренче көндә үк Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов үз тавышын бирде.

"Атна дәвамында илебез Россия өчен әһәмиятле булган бурычны хәл итәчәк. Безгә Россия Федерациясе Конституциясен төзәтү буенча мөһим карар кабул итәргә тәкъдим итәләр. Һәркем үз фикерен белдерергә тиеш. Шуның белән без илебезнең киләчәгенә нигез салабыз", – диде башлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса