Әлмәттә пособиеләр түләүдә үзгәрешләр көтелә
Әлмәттә предприятие җитәкчеләре өчен социаль иминият темасына багышланган укулар булып узды. Мәгълүм булганча, быелның 1 июленнән Татарстанда "Турыдан-туры түләүләр" пилот проекты тормышка ашырыла башланачак.
Шушы вакыттан алып эшләүчеләргә пособиеләрне эш бирүчеләр түгел, ә социаль иминият фонды филиаллары түлиячәк. 1 июльдән кайбер пособиеләрне, шул исәптән эшкә вакытлыча яраксызлык, йөклелек, бала туганда һәм аны тәрбияләү өчен каралганнарының да түләү схемасы үзгәрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа