Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә полиция хезмәткәрләре комарлы уеннар оештырган салон эшчәнлеген яшерүдә гаепләнә

Әлмәттә полиция хезмәткәрләре уен салоны эшчәнлегенә тап булганнан соң, үзләренә файда алу теләге белән аны яшереп калдыру максатында алдау юлына басканнар.

Россия Тикшерү комитеты Татарстан Республикасы буенча идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча икенче бүлегендә ике полиция хезмәткәренә карата кузгатылган җинаять эшен карау төгәлләнде. Болар - Россия Эчке эшләр министрлыгы Әлмәт районы буенча бүлегенең икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору бүлеге элекке оперуполномоченные 24 яшьлек Б. һәм икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору бүлеге оперуполномоченные вазифасыннан читләштерелгән 28 яшьлек Д. Алар РФ Җинаять кодексының 286 нчы маддәсе 1 нче өлешендә (хезмәт вазифаларын арттырып җибәрү) һәм 292 нче маддәсе 2 нче өлешендә (эш урынында ялган документ ясау) күздә тотылган җинаятьләрне кылуда гаепләнәләр.

Тикшерү версиясенә караганда, әлеге хокук сагында торучылар 21 февральдә Төзүчеләр проспектында уен җиһазларыннан һәм Интернет челтәреннән файдаланып комарлы уеннар үткәрелә торган компьютер салоны эшләп килүен ачыклыйлар. Үзләренең эш күрсәткечләрен яхшырту, шулай ук канцелярия товарлары да алу максаты белән Б. һәм Д. салонны фактта оештырган кеше белән бөтенләй башка бер затны административ җаваплылыкка тарту турында килешәләр. Моның өчен килешүгә ялган мәгълүматлар кертергә карар итәләр. Янәсе, бинаны арендалаучы кеше әлеге ир-ат түгел, ә аның бүгенге көндә иректән мәхрүм итү урыннарында булган хатын-кыз танышы. Ул гына да түгел, полиция хезмәткәрләре уен салонына иске компьютерлар һәм процессорлар китерү турында да килешенә. Монысы тикшерү вакытында бинада булган уен җиһазлары урынына нәкъ менә аларны тартып алу өчен кирәк була. Шулай итеп, тикшерү беркетмәсендә Б. эшләп торучы компьютер җиһазларының тартып алынуын теркәп куя.

Икенче көнне гаепләнүчеләр ялган хуҗага - иректән мәхрүм итү урыннарындагы хатын-кызга карата административ хокук бозу турында беркетмә төзиләр. Бу вакытта исә чынлыкта закон бозучыдан берәр хатын-кыз танышын полиция бүлегенә китерүне тәэмин итүен үтенәләр. Билгеле, ул моны бер карусыз башкара. Бер хатын-кыз килеп, салонның ялган хуҗасы исеменнән документларга кул куя, шулай ук аңлатма да яза.

Мировой судья карары белән салон «хуҗасы» административ җаваплылыкка тартыла - аңа уен җиһазларын конфискацияләү белән беррәттән 3 мең сум күләмендә штраф салалар. Инде аңлагансыздыр, чынбарлыкта уен җиһазлары үз урыннарында калды. Август аенда мировой судның әлеге карары гамәлдән чыгарыла һәм эш буенча производство туктатыла.

Б. гаебен таный, ә менә Д. танымый. Тикшерүче аларга карата тиешле тәртипне саклау һәм шәһәрдән читкә чыкмау турында имза кую рәвешендәге җавапка тарту чарасын сайлый.

Тикшерүче органнар җитәрлек кадәр дәлилләр базасын туплады, җинаять эше расланган гаепләү нәтиҗәсе белән бергә эшне асылына төшенеп тикшерү өчен Әлмәт шәһәр судына озатылды.

Россия Тикшерү комитеты Татарстан Республикасы буенча идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250