Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә полицейскийлар кеше талаучыны тоттылар

Әлмәттә билгесез кеше 54 яшьлек укытучы хатынның сумкасын тартып алган.

Югалту 7000 сумга төшкән, зыян күрүче ике кесә телефонын алдырган. Укытучы үзе җинаятьчене тасвирлап бирә алмады. РФ Җинаять кодексының 162 маддәсе буенча ("Юлбасарлык") җинаять эше кузгатылды.
Оператив эзләү чаралары үткәрү нәтиҗәсендә полицейскийлар җинаятьченең кем икәнен ачыклый алдылар, 4 мартта ул кулга алынды. Җинаять эшләүче Әлмәттә яшәүче элек хөкемгә тартылган 25 яшьлек кеше булып чыкты.
Талап алынган әйберләр аңардан алынды. Бу кешегә 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса