Әлмәт таңнары

Әлмәттә патрон сатучы тотылды

"Арсенал" операциясе барышында Әлмәт полициясенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре төрле калибрдагы патроннар сатучы 27 яшьлек хатын-кызны тоткарлады.

Закон бозуда гаепләнүче сүзләренчә, ул патроннарны ашамлык эзләгәндә чүп багыннан тапкан. Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, бу хатын хәзер беркайда да эшләми. Ул элегрәк чит милекне әрәм-шәрәм иткән, документлар урлаган һәм наркотик матдәләр саклаган өчен хөкем ителгән булган. Хокук сакчылары аның пакетыннан атарга яраклы 11 патрон алган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

Реклама

Шул ук операция кысаларында Әлмәттә дүрт берәмлек корал законсыз әйләнештән алынды. Шәһәрдә яшәүче өч кеше төрле калибрлы теркәлгән утлы коралларын үзләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: