Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ОДН ник югары?

Торак-коммуналь хуҗалык - бүген кешеләр арасында иң бәхәсле, ризасызлык тудыра торган тармакның берсе. Яшьләр үзәгендә шәһәр җитәкчелегенең йортлар буенча өлкәннәр белән очрашуында да байтак кына сорау күтәрелде, йөрәк әрнеше яңгырады.

Әлмәттә күпфатирлы 987, 7200 шәхси йорт исәпләнә. Аларга 16 идарәче компания һәм 44 торак милекчеләре ширкәте хезмәт күрсәтә. Күпфатирлы йортларның кайберләрендә советлар төзелгән, күпчелегендә җаваплылар сайланган. Калабызда торак-коммуналь хуҗалык тик тора дип әйтеп булмый, алты ел дәвамында йортларга 2 миллиард сумнан артыклык капиталь ремонт ясалды, подъездда асылынып торган кабель-линияләрне күчерү һәм башкалар буенча максатчан эш бара. Кыскасы, байтак кына сораулар хәл ителде. Нефтьчеләр ярдәме белән җылылык энергиясен эшкәртүгә киткән чыгымнарны киметергә мөмкин булган. "Кимү 2 процент тәшкил итә. Мондый хәлнең булганы юк иде әле, быел беренче ел. Газга бәя артмаса, тарифлар кимиячәк", - диде "АПТС" җәмгыяте директоры Василий Юрченко. Планда - торак йортларга кайнар су җылыту пункты урнаштыру. Бу - һәр йорт суны үзләре теләгән температурага кадәр җылыта алачак дигән сүз.

- Әмма шулар белән беррәттән хәл итәргә кирәк булган мәсьәләләр дә күп әле тармакта. Хезмәтләр сыйфатын күтәрергә кирәк, ОДНга чыгымнар күп, торак-коммуналь хезмәтләргә җыем буенча да кискен проблема күзәтелә, - дип искәртте район башлыгы Мәҗит Салихов.

Җыем дигәннән, торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Дамир Әскиев искәртүенчә, бүген бурыч 291 миллион сумга җиткән. Ни гаҗәп, шул бурычлыларның әҗәте ОДН булып айныкын-айга түләп баручы намуслылар кесәсенә суга. Коммуналь предприятие җитәкчеләре йорт "өлкәннәрен" бурычлыларга каршы бергәләп көрәшергә чакырды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков бурычлары күп булганнарның өйләре буенча йөргәннәрен, күбесенең счетчигы эшләмәү ачыклануын әйтте. Бер идарәче компания карамагындагы йортларда гына да сафтан чыккан 300 дән артык прибор теркәлгән.

Халыкның зары төрлечә - кемдер фатирында эссе булудан интегә, икенче берәүләрне һава торышына карап көйләнә торган җылылык счетчиклары канәгатьләндерми, салкын, диләр. Баксаң, бу проблеманы хәл итү авыр түгел икән, бары йортта яшәүчеләр җыелышы белән кирәкле температураны билгеләргә һәм уртак карарны идарәче компаниягә җиткерергә кирәк.

Замана безне экономияләргә өйрәтә. Моннан биш элек без ел дәвамында 21 миллион кубометр салкын су тоткан булсак, бүген 12 миллион кубометр да җитә. Әлмәт - үзенең су чыганагы булмаган бердәнбер шәһәр. Бу тарифларда да чагыла. "Әлмәт-Водоканал" җәмгыяте җитәкчесе Раушан Хафизов әйтүенчә, 1 июльдән салкын суның бер кубометры 39 сум 73 тиен булачак. Хәзер 39 сум 5 тиен түлибез. Үсеш 1,7 процент тәшкил итәчәк. Быел канализациягә тариф үзгәрми. Суга булган бурычлар аркасында аңа чикләүләр кертелергә мөмкин. Саннарны гына чагыштырыйк: предприятиенең халыктан 108 миллион сум җыясы, ә үзенә су җибәрүче УПТЖ ППДга 36 миллион сумнан артык акча бирәсе бар.

Коммуналь предприятиеләрнең дә, йорт буенча "өлкәннәрнең" дә җиткерер сүзләре, проблемалары күп. Беренчеләре халык вакытында түләсә, күпме эш башкарылыр, ремонт ясалыр, хезмәт күрсәтүләр сыйфаты тагын да яхшырыр иде дисә, гади халык квитанцияләренә карап гаҗиз булган, бусагалар таптап арыган. Шевченко урамындагы 7 нче йортның өлкәне булып сайланган Екатерина Рослякова квитанция килгән саен михнәтләр башлана, диде. Элеккеге математика укытучысы ЕРРЦдагы программаны камил түгел дип бәяләде. "Ул фатирларда яшәүчеләр санын һәрвакытта да чынбарлыктагыча язмый, программага карасаң, ай саен безнең катта яшәүчеләр саны үзгәреп тора. Хатаны төзәтүләрен ай дәвамында көтәргә кирәк. Кешеләр килеп үзвакытында төзәтә алсын өчен ЕРРЦда контроль-үлчәү органы оештырырга кирәк" - Екатерина Рослякованың бу тәкъдиме куәтләнде. Элеккеге тулай торак булган әлеге йорт зур игътибар сорый. Йорт буенча "өлкән" аптырагач, һәр каттан үзенә ике ярдәмче алган. Ишегалды җыештыручы юк, коридорда караңгы, болдыр ватык, йортка теркәлгәннәрнең 30 проценттан артыгы үзләре яшәми, фатирларында кеше тота һәм башкалар - моң-зарның иге-чиге юк.

Гафиятуллин урамындагы 5 нче йортның "өлкәне" йортларында лифтның еш ватылуыннан зарланды. Аларда да элек тәртип булмаган. Хәзер подъездларга агымдагы ремонт ясалган, тәрәзә алыштырылган, видеокүзәтү, домофон куелган. Йорт буенча эшләнгән эшләр актларына "өлкән" дә имзасын сала икән. Ай саен тотылган электр энергиясенең исәбен, счетчикның күрсәткечен алып бару нәтиҗәсендә йортта ОДН юкка чыккан. 50 фатирда яшәүчеләрнең бер гаиләдән кала һәммәсе торак-коммуналь хезмәтләргә вакытында түләп бара.

Ә менә Төзүчеләр проспектындагы 49 нчы йортта электр энергиясенә ОДН барлык чыгымнарның 30-40 процентын тәшкил итә. Йорт "өлкәне" Николай Сизов подъездларда хәрәкәткә, тавышка яна торган лампочкалар куюларын, һава торышына карап көйләнә торган җылылык приборы урнаштыруларын, ишегалдында балалар мәйданчыгы ясауларын да сорады.

ОДНның югары булуы уяулыкка чакыра. Бу фикергә Тельман урамындагы 63 нче йортның "өлкәне" чыгышы этәрде. Элек аларда да электр энергиясе өчен ОДН барлык исәпләүләрнең 40 процентыннан артып киткән. Тикшерә торгач, алар йортына җиде оешма кушылганлыгы ачыкланган. Кызык, ә түләве гади кешеләр җилкәсенә төшкән. Икенче ел инде йортның 2 нче подъездында җылылык юк, ишекләрдә ярык һәм башкалар.

Чыгышларда шәһәр газ хуҗалыгы, "Энергосбыт" предприятиесенең абонентлар белән эшләү графигын үзгәртергә кирәк дигән тәкъдимнәр дә яңгырады. Аларның һәммәсенең эш сәгате 5 кә, ә төшке яллары 12 дән 13 сәгатькә кадәр. Белгәнебезчә, оешма-предприятиеләр дә әнә шундый режимда эшли. Шулай ук йорт комитетлары советы төзү, ишегалларында пластик шешәләр ташлау өчен контейнерлар урнаштыру сораган мөрәҗәгатьләр дә яңгырады. Язып алынган гозер-проблемалар кәгазьдә генә калмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса