Җәмгыять

Әлмәттә неврологлар өчен семинар булды

Әлмәттә "Неврологик практикум" дигән районара семинар булды.

Ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, "Татнефть" ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте булышлыгы белән оештырылды. Семинар эшендә неврологлардан тыш терапевтлар, гомуми практика табиблары, реабилитологлар катнашты. Алар Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Нурлат, Сарман, Чирмешән, Ютазы районнарыннан җыелганнар иде.

Семинарда медсанчастьның баш табибы Мөнир Закирҗанов та чыгыш ясады.

Арка авыртуның дифференциаль диагностикасы һәм дифференциацияле терапиясе турында Казан медицина академиясе профессоры медиөцина фәннәре докторы Р.Г.Есин доклад сөйләде.

Конференция ахырында җанлы дискуссия булды, катнашучылар үзләрен кызыксындырган күп сорауларга җавап алдылар, аларның һәммәсенә сертификатлар тапшырылды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Әлмәттә неврологлар өчен семинар булды
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

Җәмгыять