Әлмәттә «Нелегал» операциясе барышында җинаятьчене тоткарлаганнар
Әлмәт полициясе УФМС хезмәткәрләре белән берлектә «Нелегал» операциясе барышында 13 майда дәүләтләр арасында эзләүдә булган Үзбәкстан кешесен тоткарлаган.
24 яшьлек егет «Көчләү» маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартылып, Ташкент эчке эшләр идарәсе тарафыннан эзләүдә булган. Аны Әлмәт районында яшәгән җирендә кулга алганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа