Әлмәттә наркотиклы 3 тонна үлән юк ителгән
"Мәк-2014" оператив-профилактика операциясе барган бер ай эчендә наркополицейскилар тарафыннан 2 гектардан артык мәйданда үскән составында наркотик булган 4,5 тонна үлән юк ителгән.
Мондый җирләр Әлмәт, Бөгелмә, Балык Бистәсе, Яшел Үзән районнарында ачыкланган. Әлмәтлеләр өлешенә саннарның зурысы туры килә - юк ителгән 4,5 тоннаның 3 тоннасы бездә. Ташландык участокта 20 мең квадрат метрдан артык мәйдан биләп үскән кыргый киндерне авыл җирлеге юк иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа