Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә наркопритон таптылар

Притон тотучыларга хәзер ирекләреннән 6 елга мәхрүм итү яный. Наркопритон биш кеше яшәүче фатирда ачыкланган. Аларның икесе - 27 яшьлек ир-ат һәм 25 яшьлек хатын-кыз үзләре дә әфьюн кулланучылар.

Фатирда шулай ук ир-атның карт әнисе һәм кече яшьтәге ике бала да була. Оператив мәгълүматларга караганда, әфьюн әзерләү өчен чималны фатирга танышлары алып килә торган булган. Хуҗалар исә рәхмәт йөзеннән аларга бергәләп наркотик куллану өчен фатирларыннан урын биргән. Нәтиҗәдә притон оештыручылар да, кунаклар да тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса