Әлмәт таңнары

Әлмәттә музыка укытучысы наркотик матдә саткан

Наркоконтроль идарәсенең Әлмәттәге хезмәткәрләре спайслар сатучы музыка укытучысын ачыклаган.

Реклама

Шәхси дәресләр бирүче әлеге ир-ат балаларны гитарада һәм башка уен коралларында уйнарга өйрәтү белән беррәттән спайслар әзерләүне дә оештырган. 31 яшьлек музыкантка аларны сатуда 28 яшьлек танышы ярдәм иткән. Ул исә бер предприятиедә инженер булып эшләгән. Ачыкланганча, музыка сыйныфында синтетик концентраттан тәмәке катнашмалары ясалган. Укучылар һәм әти-әниләр бу хакта башларына да китермәгән. Ир-атларның икесе дә спайс куллана торган булып чыккан. Оперативниклар музыка сыйныфыннан 50 дән артык доза тарта торган катнашманы тапкан. Музыкантларга карата җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: