Әлмәттә муниципаль учреждениеләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча 5 җитәкче административ җаваплылыкка тартылган
Муниципаль учреждениеләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча шәһәр прокуратурасына 24 акт җибәрелгән.
Прокуратура тарафыннан урындагы 17 зат дисциплинар, 5 җитәкче административ җаваплылыкка тартылган. Болар район башлыгы каршында төзелгән коррупциягә каршы комиссиянең чәршәмбе көнне булып узган утырышында хәбәр ителде.
Катгый чаралар күрелүгә дә карамастан, республикада коррупция торышын имин дип әйтеп булмый. Әле бер районда, әле икенчесендә закон бозулар күзәтелеп тора. Безнең район буенча җитди сөйләшүгә күчкәнче, күрсәтелгән фильмда бу мисаллар белән беркетелде. Быелның алты аенда Татарстанда коррупция белән бәйле 945 җинаять ачыкланган. Бюджет акчаларыннан нәтиҗәле файдалануны оештыруда җитәрлек эш алып барылмаганлыгы өчен өч министрга җавап бирергә туры килгән. Коррупция күп өлкәдә күзәтелә. Мәсәлән, балалар бакчаларына электрон чиратта гына да республика буенча агымдагы елның беренче яртыеллыгында административ регламент бозуның 400 дән артык очрагы ачыкланган. Урындагы 6 зат җаваплылыкка тартылган. Шулай ук бер районда балаларга куллану вакыты чыккан вакцина ясалган. Ашыгып төзелгән һәм рөхсәтсез генә куллануга тапшырылган объектлар да бәхет китерми. Яшел Үзәндә булган аянычлы хәлне һәркем ишеткәндер.
Республика буенча китерелгән мисалларда Әлмәт районы юк-югын, әмма таләпләр үтәлмәү бездә дә күзәтелә. Төбәгебездә бюджет карамагындагы 231 учреждение исәпләнә. 182 муниципаль учреждение түләүле хезмәтләр күрсәтә. Финанс-бюджет палатасы рәисе Зөлфия Шәйдуллина чыгышыннан аңлашылганча, 2012 елда һәм агымдагы елның 9 аенда палата белгечләре тарафыннан 36 муниципаль учреждениедә һәм предприятиедә документлар тикшерелгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шуның 14 е планнан тыш, хокук саклау органнары мөрәҗәгате һәм район башлыгы күрсәтмәсе буенча булган. Узган ел бюджет акчаларын тотканда барлыгы 3354,2 мең сум акчаның дөрес кулланылмаганлыгы ачыкланган. Быелның 9 аенда ул 17650 мең сум тәшкил иткән. Әлеге хилафлыклар нигездә бухгалтерлык исәп-хисабында Бердәм планны куллану буенча инструкциядән файдаланганда килеп туган.
- Тикшерелгән муниципаль учреждениеләрнең җитәкчеләре адресына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерергә әйтелгән күрсәтмәләр җибәрелде, - диде Зөлфия Шәйдуллина. - Материаллар шулай ук прокуратурага да тапшырылды.
Әлмәт районы Президент Рөстәм Миңнеханов карары белән быел "Ачык бюджет" проектын тормышка ашыруда да катнаша. Әлеге проект бюджетларның үтәкүренмәлелеген тәэмин итү буенча чаралар кертүгә, бу җәһәттән Россия һәм чит ил тәҗрибәсен таратуга юнәлтелгән.
- Хәтта бик яхшы оештырылган, үз эченә төрле механизмнар алган муниципаль финанс контроле дә учреждениеләрнең бозуларга юл куюын тулысынча бетерә алмый. Тәҗрибә хилафлыклар булу, аларның саны турыдан-туры учреждение җитәкчеләренең эш-гамәлләренә, җаваплылыгына һәм грамоталылыгына бәйле булуын күрсәтә, - диде финанс-бюджет палатасы рәисе. Белмәгәннең башы авыртмый, дисәләр дә, бу очракларда законнарны белмәү җаваплылыктан коткармый.
Утырышта массакүләм мәгълүмат чараларының коррупциягә каршы ничек пропаганда алып барулары турындагы мәсьәлә дә тыңланды. Район башлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Лира Сәхапова сүзен шәһәрдә яшәүчеләр белән уздырылган сораштырудан башлады. Халык коррупция турында белә булып чыкты. Ул бар, тамыр җәйгән дисәләр дә, камерага карап берсе дә моның белән очрашканым булды дип әйтмәде. Ә менә социаль челтәр аша кайберәүләр җавапларын яшермәгән. Сораштыруда катнашкан 14 кешенең 7 се үзенең коррупция белән сәламәтлек саклау өлкәсендә, 4 есе мәгарифтә, 1 се полициядә "бәрелешүен" белдергән.
Республиканың коррупциягә каршы мониторингы Әлмәтнең бу темага басылган материаллар буенча алдынгы урында баруын күрсәткән. Узган ел "Коррупция: журналист карашы" республика бәйгесендә безнең "Әлмәт таңнары" һәм "Знамя труда" газеталары журналистлары диплом белән бүләкләнгәннәр иде. Утырышта мондый бәйгене үзебездә дә - районда уздырырга карар ителде.
Комиссия әгъзалары хокук саклау органнары, җитәкчеләр белән түгәрәк өстәл артында сөйләшүләрне, турыдан-туры эфирларны ешрак уздырырга тәкъдим иттеләр.
Көрәш дәвам итә. "Коррупцияне бер көндә генә бетереп булмый, моның өчен еллар кирәк", - диде судья Мөхәммәди Газетдинов та.
Рафаэль Шакиров, Әлмәт шәһәре прокуроры:
- Массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү - ул прокуратура, барлык хокук саклау органнарының да эш күрсәткечләренең берсе. Утырышта куелган бурычлар урынлы. Әгәр без көчне берләштерсәк, уңай нәтиҗә булачак. Дөрес, закон суд карары чыкканчыга кадәр мәгълүмат бирүне рөхсәт итми, ләкин карарларны суд кына кабул итми бит. Дисциплинар җаваплылык турында да сөйләргә була. Быелның ярты елында төрле өлкәләрдә 20 ләп коррупция очрагы ачыкланды. Мондый эшләр катлаулы, норматив база, суд практикасы үзгәреп тора. Коррупционерны ачыклау һәм җаваплылыкка тарту өчен квалификацияле һәм җентекле эш кирәк. Әгәр кешеләр бу хакта камерага әйтергә курка икән, димәк, безнең эшне бүген уңай бәяләргә ярамый әле. Чаралар күрелә, катгыйлана, тик прокурор буларак үземнән, күзәтчелек итүче органнардан дәгъва төшмәде әле.
Ирина Апачаева
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа