Әлмәттә муниципаль милек сатыла
Район башкарма комитетында муниципаль милекне сату буенча ачык аукцион уздырылды. Сатуга барлыгы 42 лот куелган иде.
Арада җир участоклары, транспорт чаралары, яшәү өчен каралмаган биналар да бар иде. Аукционда барлыгы 11 лот уйнатылды. Киләсе аукцион 20 июльдә үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа