Реклама
Татарстан мөслимәләр берлегенең Әлмәттә узган төбәк конференциясендә Бөгелмә, Азнакай, Лениногорск, Түбән Кама, Актаныш, Җәлил мөселман хатын-кызлары катнашты.
Күренекле җәмәгать эшлеклесе, хокук яклаучысы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова белән «Татар календаре»н чыгаручы, күренекле татар журналисты Фәния Хуҗахмәт конференциянең мәртәбәле кунаклары булдылар.
Түгәрәк өстәл артында мөслимәләр социаль өлкәгә, агарту эшчәнлегенә, хәйриячелеккә кагылышлы мәсьәләләрне тикшерделәр, тәҗрибә уртаклаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа