Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә – мәртәбәле кунак

Әлмәткә Татарстанда бердәнбер булып калган Советлар Союзы Герое кунакка килде.

Борис Кузнецов Казанда туган һәм хәзер дә шунда яши. Фронтка 16 яшендә китә. Ә 18 яшендә аңа сугышчан батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Каһарман Рус Акташындагы 1 нче мәктәп укучылары белән очрашты. Батырлык дәресендә укучылар ветеранга бик күп сораулар яудырдылар. Борис Кузнецов бүген дә илгә Ватанны якларга сәләтле кыю, батыр, сәламәт кешеләрнең кирәк булуын билгеләп үтте, яшь буынны патриотлар булып үсәргә өндәде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса