Әлмәт таңнары

Әлмәттә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясенә йомгак ясалды

Әлмәтлеләр "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясендә сигезенче ел рәттән актив катнашалар.

Реклама


Быел Әлмәт районында 2250 бала беренче сыйныфка бара. Мохтаҗ дип саналганнар исемлегенә 336 бала кертелде.

Булачак беренчеләрне иң элек район башлыгы Мәҗит Салихов котлады. Ул балаларның бакча белән саубуллашып мәктәпкә аяк басу моментының бик әһәмиятле булуын ассызыклады. Балаларны, аларның ата-аналарын һәм укытучыларны ихлас күңелдән бу бәйрәм белән тәбрикләде, укучыларга укуда уңышлар теләде.

Башлык артыннан сәхнәгә иң җаваплы компанияләрнең вәкилләре - "Татнефть" ААҖнең кадрлар бүлеге башлыгы Рифдар Хәмәдьяров, "Елховнефть" идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хәлимов күтәрелде. "Татнефть" һәм аның структур бүлекчәләре бу акциядә ел саен актив катнашалар, беренче сыйныфка баручыларның гаиләләренә ярдәм итәләр.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров гамәлгә куйган "Кайгырту" хәйрия фонды Әлмәт, Лениногорск, Баулы, Ютазы районнарында эш итә, сәләтле, талантлы, ә иң мөһиме рухы белән көчле булган балаларга - инвалидларга, ятимнәргә, аз тәэмин ителгән гаилә балаларына һәм ялгыз картларга ярдәм күрсәтеп тора. Әлеге фонд "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенә дә кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: