Әлмәттә “Мини мисс – 2014”не сайладылар
Балалар һәм яшьләр иҗат үзәгендә узган бәйгедә 5 - 11 яшьлек 18 кыз катнашты.
Кечкенә гүзәлләрнең чыгышларын "Мисс Татарстан" республика иҗтимагый оешмасының президенты Изольда Сахарова җитәкчелегендәге жюри күзәтте.
Бәйгенең финал өлешенә кызлар ай дәвамында әзерләнгән. Алар актер осталыгы, сәхнә сөйләме, хореография, вокал буенча махсус дәресләр алганнар, подиумда йөрергә өйрәнгәннәр.
Финалда катнашкан бер генә кыз да титулсыз калмады.
Ә бәйгенең абсолют җиңүчесе - Илүзә Минахметова. Әлмәтнең быелгы мини-миссы республика бәйгесендә шәһәр данын яклау хокукына ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа