Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә “Мин бәхетле гаиләм белән” бәйгесе старт алды

Татар гаиләләренең матур традицияләрен саклау һәм үстерү, баларны тәрбияләүдә гаиләләрнең иҗади потенциалын ачу, үрнәк гаиләләрнең тәҗрибәсен тарату максатыннан бүген Әлмәт муниципаль районы мәктәпкәчә мәгариф учрежденияләрендә тәрбияләнүче балаларның гаиләләре арасында "Мин бәхетле гаиләм белән" бәйгесе старт алды.

Аның оештыручылары - мәгариф идарәсе, Әлмәт шәһәре һәм районының "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасы. Бәйгедә 42 гаилә көч сынашырга теләк белдергән. Сайлап алу турлары 52, 27, 53, 45 нче балалар бакчаларында үтәчәк. Беренче сайлап алу туры 52 нче "Алтынчәч" балалар бакчасында узды.

Конкурста катнашучыларны мәгариф идарәсенең баш белгече Сирена Җиһаншина, 52 нче "Алтынчәч" балалар бакчасы мөдире Гөлчәчәк Габдрахманова сәламләде. Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге каршысында оештырылган "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Ландыш Зарипова катнашучы гаиләләргә уңышлар теләде.

Бәйгедә катнашучылар тамашачыларны гаиләдәге матур традицияләре, мавыктыргыч һөнәрләре, буыннан-буынга тапшырылып килгән гаилә ядкарьләре белән таныштырдылар. Хуҗабикәләр татар халык ризыкларын пешерү серләрен чиштеләр, туган телебезнең бай мирасын - халык авыз иҗатын белүләрен күрсәттеләр. Бәйгенең йомгаклау чарасы 22 нче "Алсу" балалар бакчасында 15 нче май -Гаилә көнендә үтәчәк дип планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса