Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә милли көрәш буенча институт кубогына республика турниры булды

4 апрельдә Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты (АГИМС) базасында шул институт кубогына яшьләр арасында милли көрәш турниры булды.

Бу ярышлар инде бишенче тапкыр үтә. 70тән артык студент, АГИМС, АГНИ, АКФК командалары һәм республиканың 8 районыннан җыелган көрәшчеләр көч сынашты.

Турнирны тантаналы ачуда район башлыгы Мәҗит Салихов, татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясенең башкаручы директоры Равил Хәйруллин һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.

Район башлыгы үз чыгышында бу ярышларның әһәмиятен, турнирның Әлмәт җирлегендә үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса