Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә мигрантлар саны кимергә мөмкин

Былтыр Татарстанда 190 меңнән артык чит ил кешесе миграцион хисапка баскан (бу Татарстан халкының 4,5 проценты).

Хәзерге вакытта республикада законлы нигездә 60 меңләп чит ил кешесе исәпләнә: 25 меңе - эшкә рөхсәте булган хезмәти мигрантлар, 4 меңе - студентлар, 19 меңе - биредә торырга вакытлыча рөхсәте булган яки торуны күздә тоткан чит ил гражданы, 11 меңе - туганнарына яки дусларына кунакка яки турист буларак килгән кеше. Гомумән алганда, илдә мигрантларның иң күбе Самарада, Түбән Новгородта һәм Татарстанда.

Алга таба республикада мигрантларга вакытлыча яшәү квотасы сизелерлек киметелә. Мисалга, моннан 2 ел элек 7 мең, былтыр 3,5 мең квота булса, быелга - нибары 500 генә. "Бу яктан Татарстанда туган яки үскән гражданнарга, ягъни тамырлары биредә булган кешеләргә өстенлек бирү яклы без, ә елына 500 квота бик җиткән", - ди Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Сергей Чепуштанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса