Әлмәт таңнары

Әлмәттә мәгариф кластеры проблемаларын тикшерәләр

Республикадагы югары һәм махсус урта уку йортлары вәкилләре бүген Әлмәткә җыелды.

Биредә ил сәнәгате өчен кадрлар әзерләүдә партнерлык мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференция уза. 90 нан артык уку йорты вәкилләре әлеге проблемага багышланган 43 доклад тәкъдим итә.

Бүгенге көндә республикада һөнәри белем үсеш юлында. Бигрәк тә 90 елларда бу юнәлешкә дәүләт тарафыннан да эш белән тәэмин итүчеләр ягыннан да игътибар булмады. Шуңа күрә бүген җитештерү тармагы белемле кадрларга кытлык кичерә дә. Ә бит казнага акчаны нәкъ менә эше һөнәр ияләре кертә.

Шуны күз уңында тотып, республикада 2020 елга кадәр һөнәри белемне үстерү программасы кабул ителде. Аның нигезендә гамәлдәге югары һәм махсус уку йортлары базасында тармаклар буенча ресурс үзәкләре төзеләчәк. Мәгариф һәм фән министры урынбасасы Андрей Поминов белдергәнчә, 4-5 ел эчендә алар әзерләгән белгечләр җитештерү тармагындагы кадрлар кытлыгын ябачак.

Бүгенге фәнни-гамәли конференциядә мәгариф кластерлары ныклап эшләп киткән уку йортлары җитәкчеләре тәжрибә уртаклаша. Әлмәттә андый элемтәләр "Татнефть" белән Әлмәт дәүләт нефть институты, политехника техникумы арасында оештырылган. АГНИ проректоры Ида Ильина ассызыклаганча, уку йортын тәмамлаган белгечләрнең 95 проценты республикадагы һәм Россия төбәкләрендәге профиль предприятиеләргә эшкә урнаша.

Чираттагы мисал, "Алнас" заводы. Әлеге предприятие 2012 елда "Татарстан киләчәге көллияте"н республика хөкүмәте ярдәме белән машина төзелеше предприятиеләренә югары квалификацияле белгечләр җәлеп итү, эшче һөнәрләр абруен күтәрү максатында гамәлгә куйды. Фәнни форум шушы көллият базасында оештырылды да. Бүген биредә 100 гә якын студент эш белән тәэмин итәчәк предприятие карамагында белем ала. Быел әлеге көллиятнең икенче этабын финанслый башлыйлар. Лаборатор һәм экспериментлар заллары, яңа мәгариф программалары эшләү һәм башкалар өчен 55 млн сум күләмендә акча үзләштерү планлаштырыла. Министр урынбасары сүзләренчә, аның 13 млн сумы бүленгән инде.

Реклама

Бүгенге очрашуда шулай ук мәгариф учреждениләрендә уку программалары формалаштырылганда эш белән тәэмин итүчеләр катнашу зарурилыгы турында да сүз булды. Предприятие вәкилләре "күп очракта уку йортларында җитештерү өчен кирәкле мәгълүмат җиткерелми",- дигән фикердә. Андрей Поминов та "бу башлангыч федераль дәүләт стандартларына каршы килми",- дип билгеләп үтте.

Шулай ук һөнәри белем бирү учреждениеләрендә ээшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру турында да сүз булды.

- Һөнәри уку йортларында мастерларның хезмәт хакы гомуми белем бирү белгечләренекеннән күпкә калыша. 2018 елга кадәр ил буенча җитештерүгә өйрәтүче мастерларның хезмәт хакын икътисад тармагындагы уртача күрсәткечкә якынайту планлаштырыла, - ди мәгариф һәм фән министры урынбасары. - Татарстан исә бу юнәлештә алдан атлый. Бездә грант программалары гамәлдә. Быел мисал өчен, мастерлар, һөнәри белем мөгәллимнәре шундый ике грант программасында катнаша ала.

Мәгариф кластеры белән бәйле мәсьәләләр буенча форумда катнашучылар төрле секцияләргә бүленеп фикер алышты.

Сүз уңаенда, Россия мәгариф министрлыгы һөнәри белем программаларына бәйге игълан итә. Бу чараның бәясе 10 млрд сум. Атап әйткәндә, бу юнәлештә эшчәнлек нәтиҗәлелеген раслый алган ун төбәк федераль үзәктән 1 әр млрд сум күләмендә финанс ярдәменә өметләнә ала. Татарстан бу бәйгедә катнашырга җыена. Җиңгән очракта һөнәри белемне үстерүгә өстәмә 1,5 млрд сум акча бүленәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: