Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә медальләр кемнәргә биреләчәк?

9 Майга өч ай вакыт калып бара. Районда алып барыла торган эшләрне шушы вакытка кадәр тәмамлау зарур - Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы утырышында әнә шундый бурыч куелды.

Сугышта катнашучыларның сафы елдан-ел кими. Әле узган ел гына 69 нчы Җиңү язын 213 ветеран каршылаган булса, бүген исә аларның саны 179 кешегә генә калган. Германия һәм Японияне җиңгән өчен медальләре белән бүләкләнгән 56, каһарман ирләрен югалткан 230 тол, фашист концлагерьларында балигъ булмаган килеш булган 11, Ленинград блокадасында катнашкан 6, тылда хезмәт куйган 3604 - җәмгысе 4084 кеше. Әлеге мөхтәрәм затлар 9 Майда гына түгел, һәр көнне игътибар үзәгендә булырга тиеш - утырышта бу кат-кат ассызыкланды. Шулай ук исәннәр белән беррәттән арабыздан китүчеләр дә онытылмаска тиеш. Сугыш ветераннары җирләнгән каберләрне дә тәртиптә тоту зарур.

Батыр якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштергән һәйкәлләр арасында да ремонт кирәк булганнары бар икән әле. Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Ильвир Габдуллин искәрткәнчә, бүген төбәктә 68 мемориаль һәйкәл исәпләнә. Аларның алтысы - шәһәрдә, калганнары - авылларда. Һәйкәлләрнең 26 сы узган ел тәртипкә китерелгән. Тагын 12 се - Аппак, Илтән-Бута, Югары Мактама, Югары Акташ, Камы Елга, Багряж Никольск, Бута, Яңа Елань, Колшәрип, Кләмәнтәй, Сабанчы, Березовка авылларындагылары ремонт ясауга мохтаҗ. Өчесен тулысы белән реконструкцияләргә кирәк. Ерсубай, Новотроицк, Бикәсаз, Ак Чишма, Ирекле, Кузай, Борискино, шәһәрнең Бигәш микрорайонында яңа стелла-һәйкәлләр төзелә. Районда шулай ук Бөек Ватан сугышы Геройлары Мотыйк Әхмәдуллин, Корбан Тимергалиев, Газинур Гафиятуллин, Никита Токарликов, Михаил Алаев хөрмәтенә мемориаль такталар да эленгән. Араларында алыштырырга кирәк булганнары да күзәтелә.

Социаль яклау идарәсе биргән исемлек буенча сугыш ветераннары яшәгән 14 шәхси йортка да ремонт ясалачак икән. Һәм бу эшләр, искәртелгәнчә, Җиңү бәйрәменә кадәр төгәлләнергә тиеш.

Баш рәссам Рафаэль Курамшин утырышта шәһәр урамнарына, җәмәгать транспортларына куелачак символик алтакталар, баннерлар белән таныштырды. Район башлыгы авыл җирлекләрендә дә алтакта, плакатлар урнаштыру зарурлыгына күрсәтте. Оештыру комитеты әгъзалары белән һәркем килешер, шәт - шәһәр 9 Май җиткәч кенә түгел, ә бәлки күпкә алданрак бизәлергә тиеш.

Әлмәт Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә әзер. Район башкарма комитеты җитәкчесе Резеда Заһретдинова билгеләп үткәнчә, инде тантана сценарие да әзер.алдагы еллардагысы белән чагыштырганда үзгәрешләр дә байтак. Ә аңа кадәр алда тагын бер мөһим эш тора. Бу "Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медальләрен тапшыру. Республика Президенты аппараты тарафыннан беренче медальләрне тапшыру көне билгеләнгән инде. Казанда Кремльдә 21 февральдә узачак тантанага безнең районнан ветераннар советының тыл хезмәтчәннәре белән эшләү комиссиясе рәисе, тыл батыры Ираида Коршунова барачак. Әлмәттә тәүге медальләрне район башлыгы 25 һәм 27 февральдә нәшат ветераннарга (80 кеше) тапшырачак. Социаль яклау идарәсе начальнигы Кадрия Гыйматдинова әйтүенчә, Әлмәт районы буенча әлеге юбилей медале белән 3854 ветеран бүләкләнәчәк. Медальләр ветераннар теркәлгән предприятие-оешмаларда, җирле үзидарә Советларында тапшырылачак.

Әлмәт районы "Родные лица Победы" социаль-гуманитар проектын тормышка ашыруга да кушылган. Фотокитапка кертү өчен ветераннар исемлеге төзелгән. Аңа хәзерге вакытта бер меңнән артык сугыш ветераны кертелгән инде.

Утырышта сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллинның да чыгышы тыңланды. Ул бу көннәрдә медицина күзәтүләренең сугыш ветераннарының өйләренә барып уздырылуын җиткерде. Үткән елгы тикшерүләр нәтиҗәсендә ветераннарның 67 проценты амбулатор дәвалану алган булган. Районда "Безнең кадерле ветеран" республика проекты тормышка ашырыла. Мәгълүм булганча, аның буенча хастаханәләрдәге 25 палата махсус ясала, җиһазлана. Палаталарның 16 сы әзер инде. Калаганнарында эш бара. Узган сишәмбе журналистларга әлеге палаталар буенча экскурсия оештырылды. Кайдадыр инвалидлар өчен җайланмалар урнаштыру, кайдадыр җиһазлар алыштыру, косметик ремонт белән мәшгульләр. Ветераннар саф һава суласын, ял итә алсын өчен әлеге шифаханәләрнең территорияләрен дә төзекләндерү каралган.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан хәйриячелек тә дәвам итә. Ветераннарга өстәмә социаль ярдәмгә барлыгы 3 124407 сум җыелган инде. Сәүдә нокталарына куелган урналарга акча салып, бу эшкә һәркем үз өлешен кертә ала.

Утырышта проблемалар да күтәрелде. Хәрби комиссар Ришат Сабиров ветераннар турында бердәм мәгълүматлар базасын булдырырга кирәклегенә басым ясады. Бу илкүләм хәл итәсе мәсьәлә. "Һәр солдатның язмышы әле дә ахырына кадәр билгеле түгел", - диде ул. Әлмәттә эшли башлаган эзләнү отрядына хәбәрсез югалган якташларыбызны табуларына өмет зурдан.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса