Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Мәдәният елы уңаеннан чаралар үткәрелә

2 февраль көнне Әлмәтең 2 нче урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары шәһәребезнең Рафаил Төхфәтуллин исемендәге китапханәдәсендә булдылар.

Анда Әлмәт шәһәренең 2нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары китапханәчеләр белән берлектә Рафаил Төхфәтуллинның 90 яшьлек юбилеена багышланган чара үткәрделәр.

Чарада юбиляр язучының биографиясе һәм иҗат юлы турында күп мәгълүмат бирелде. Укучылар Рафаил Төхфәтуллинның "Кызыл яулык" исемле хикәясен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Яшь артистлар чыгышы нур өстенә нур булды. Очрашуга Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреатлары Әхтәм Фәтхи белән Әсгар Зәйни килгән. Алар үзләренең шигырьләрен укыдылар.

Чараның икенче өлешендә Муса Җәлилне искә алу планлаштырылган иде. Укучылар герой-шагыйрьнең "Моабит дәфтәрләре"нә быел 70 ел тулу уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар, аның шигырьләрен яттан сөйләделәр.
http://almetyevsk.tatar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250