Әлмәт таңнары

Әлмәттә машина яндыручылар тоткарланды

Полиция хезмәткәрләре машина куып алып китүдә һәм аны яндыруда гаепле дип табылган 27 һәм 28 яшьлек ике әлмәтлене тоткарлады.

Бу хәл 21 март төнендә була. 27 яшьлек кыз «Дэу Матиз» машинасын йорт янында калдырып кереп китә, ә төнлә аны урлыйлар.

Кыз кичекмәстән полициягә хәбәр итә. Берничә сәгатьтән полиция хезмәткәрләре Әлмәт районы Колшәрип авылы янында яндырылган машинага тап була.

Реклама

Ачыклануынча, егетләрнең берсе әлеге авылда яшәүче туганына барырга ниятли. Машинаны якындагы ишегалдыннан тиз таба. Артык тырышлык куймыйча гына автомобиль ишеген ачып кереп утыра да, юл уңаена иптәшен дә утыртып юлга кузгалалар. Җинаять кылган мәлдә икесе дә исерек булалар. Кирәкле урынга барып җиткәннән соң алар җинаять эзен яшерү өчен машинага ут төртәләр. Полицейскийлар бер тәүлектән чак кына артык вакыт эчендә аларның эзенә төшә. Баксаң, 27 яшьлегенең элек тә берничә тапкыр хөкем ителгәне булган.

Хәзер җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Җинаятьчеләр корбаны булмас өчен машиналарыгызны күзәтүсез калдырмагыз, ди хокук сагында торучылар. Иң яхшысы - аны түләүле стоянкага яки гаражга кую. Шулай ук машинада сигнализация булу да мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: