Әлмәттә машина куган үсмерләр тоткарланды
Полиция бүлегенә 1969 елда туган ир -ат 8 март урамы, 29 йорт янында калдырган машинасының югалуы турында хәбәр итә.
Тикшерү барышында "кайнар эздән" әлеге җинаятьне кылуда гаепләнүче 3 әлмәтле тоткарлана. 17-18 яшьлек угрылар чит кеше машинасында утыруларын транспортны йөреп торырга гына алулары белән аңлатмакчы.
Урланган машина хуҗасына техник яктан төзек килеш кайтарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа