Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә җәлилчеләрне искә алу көне узачак

25 августта үлемсезлекләрен үлемнәре белән раслый алган һәм шуның белән исемнәре тарихка кереп калган җәлилчеләрне искә алу көне.

Бу көнне 11.00 сәгатьтә герой-шагыйрь Муса Җәлил стеласына чәчәкләр салыначак һәм шигырьләр укылачак.

1944 елда фашизмга каршы тору буенча татар төркеменең совет патриотлары Берлин читендәге Плетцензее төрмәсендә гильотинада үләләр. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы - хәрби антка һәм гражданлык бурычына тугрылык үрнәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса