Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Үлемсез полк» акциясе узды [+ФОТОЛАР]

Әлмәтлеләр быел да «Үлемсез полк» акциясенә кушылды. Сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган әтиләре, бабалары, туганнарының фотолары белән алар «Нефтьче» Мәдәният сараеннан Ленин урамы буйлап узды. Дүртенче тапкыр уздырылучы әлеге акциядә быел 15 мең кеше катнашты. Алар арасында район башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов һәм башка җитәкчеләр дә бар иде.

– Мин акциядә өченче ел рәттән катнашам. Әтием Вакатов Михаил Максимович 1039 елдан алып 1947 елга кадәр Япония чигендә хезмәт итә. Саратов очучылык училищесын тәмамлап, ул штурман була. Киләсе елга өч фото белән чыгарга исәплим. Бабам Беренче дөнья сугышында катнашкан. Ә кече улы Гагарин отрядында самолетларны сынаучы булган, 1957 елда гомере өзелгән. Аларның да «Үлемсез полк» белән бергә атлауларын телим, – диде күз яшьләрен сөртеп Анастасия Вакатова. – «Үлемсез полк»та чын күңелдән катнашканда гына аның кыйммәте була, исем өчен генә урам әйләнү дөрес түгелдер дип уйлыйм. Мондый чаралар бик кирәк.

Бу көнне фотолар күтәргән һәркем әби-бабайлары, аларның батырлыклары белән горурлануларын белдерде, якыннары турында җылы сүзләр ирештерде.

«Үлемсез полк» Ленин мәйданына кадәр барып, биредә бергәләп солдат җырлары башкару белән дәвам итте. Илебезнең имин, дөньяда тынычлык булуын теләп һавага шарлар, күгәрченнәр очырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса