Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Үлем белән сәүдә итү урыннарын хәбәр ит» Бөтенроссия акциясе старт алды

Әлмәт муниципаль районында җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы чаралар күрүдә һәм аларны медицина билгеләнешеннән тыш куллануны кисәтүдә катнашуга җәлеп итү, «ышаныч телефоны» буенча оператив мәгълүмат кабул итү эшен оештыру, наркотикларга бәйле булганнарны дәвалау һәм реабилитацияләү мәсьәләләрендә консультацияләр үткәрү һәм квалификацияле ярдәм күрсәтү максатларында 2013 елның 18 мартыннан 29 ына кадәр...

Аның барышында гражданнар наркоманияне кисәтү, наркотикларга бәйле булганнарны дәвалау һәм реабилитацияләү өлкәсендәге белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, шулай ук шәһәрдәге «кайнар линия» телефоннарына шалтыратып наркотикларның законсыз әйләнеше һәм аларны куллану фактлары турында хәбәр итә алалар.

Федераль наркоконтроль службасына 29 мартка кадәр, ял көннәреннән кала, һәр көнне 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр 45-26-94, 45-27-02 телефоннары аша шалтыратырга була. Моннан тыш, 20 мартта балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә (32-89-60), 21, 28 мартта «Саулык» ПК (32-89-60), 22, 29 мартта физик культура, спорт һәм туризм буенча идарә (32-89-92), 25, 27 март көнне Әлмәт наркология диспансеры (36-13-93), 26 мартта мәгариф идарәсе (45-24-67) шулай ук 9.00-17.00 сәгатьләрдә шалтыратуларны кабул итәләр.

Россия ФСКНының ТР буенча идарәсе районара бүлеге ышаныч телефоннары: 8(8432) 273-43-45, 274-31-03, 274-30-30.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250