Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә “Көзге блюз” ярминкәсе оештырылды

Ниһаять, шәһәрдә һәм районда яшәүчеләргә вәгъдә ителгән көн килеп җитте - "Әлмәт таңнары" һәм "Знамя труда" газеталары "Россия почтасы белән берлектә "Нефтьче" Мәдәният сараенда "Көзге блюз" ярминкәсе уздырды. Әлмәтлеләрнең әлеге үзгә ярминкәне көтеп алулары юкка түгел. Чөнки, беренчедән, бу көнне газеталарга язылучыларны шәп бүләкләр көтсә, икенчедән, рәхәтләнеп ял итеп, сәламәтлегең...

Һәм бу мөмкинлектән файдаланучылар аз булмады. Хәтта гаиләләре белән килүчеләр дә күзәтелде.

Әлмәтнең беренче кулинария мәктәбе һәм "Дари" бүләкләр остаханәсе кызлары биргән мастер-классларда балалар гына түгел, зурлар да теләп, кызыксынып катнашты. Матур итеп өстәл бизәргә, яшелчәләрдән роза чәчәкләре, төрле фигуралар кисәргә дә, тәмле конфет ясарга, аларны матур итеп төрергә дә өйрәнде ярминкәдә катнашучылар. Балалар үзләре ясаган чәчәкләрне, конфетларны әниләренә бүләк итәргә ашыкты. Әниләр һәм балалардан тыш читтән карап торучыларга да күңелле, шатландыргыч мизгел булды бу.

Антикафе егетләренең мавыктыргыч уеннары янындагы өстәл дә буш тормады. Берәүләр хәбәрдарлык будкасында теләкләрен җиткергән арада икенчеләр медицина профилактикасы үзәге белгечләреннән консультация алды. Кан басымын үлчәтүчеләр дә аз булмады.

Китаплар алмашу өстәлендә шулай ук ыгы-зыгы тынмады. Рәхмәт, укучыларыбызга, "Көзге блюз" ярминкә булачак турындагы игъланнарны укып, өйләреннән инде укыган китапларын күтәреп килгәннәр. Аларын калдырып, күңелләренә ошаган китапларны рәхмәтләр әйтә-әйтә алып китте алар.

Coral Travel туристлык агентлыгы, "Приволжский фонд сбережений" белгечләре дә кызыксынучыларның сорауларына җавап бирде.

Ярминкәдә оештырылган "Көзге кәеф" кул эшләнмәләре бәйгесе талантлы, фантазиягә бай кешеләрнең, балаларның күплеген тагын бер кат раслады. Аларга карап сокланмый мөмкин түгел. Гап-гади груша белән виноградтан искиткеч керпе ясап була икән. Алтын көзнең сап-сары яфраклары һәм башка сый-нигъмәтләре дә картиналарга, вазаларга һәм башка предметларга әйләнгән.

"Нефтьче"гә кергән һәр кеше тиен баласы Саннины кочакламыйча һәм аның белән фотога төшмичә чыгып китмәде. Дүрт сәгатьтән артык барган ярминкә сизелми дә узып киттте. Бу көнне газетага язылучылар арасында тун, пальтолар алуга һәм Coral Travelның сертификатлары белән кайтып китүчеләр аз булмады. "Көзге кәеф" җиңүчеләре дә сертификатлар белән бүләкләнде.

Ярминкә бетте дә, язылу кампаниясе тәмамланды дигән сүз түгел. "Әлмәт таңнары" һәм "Знамя труда" газетасына киләсе ел өчен язылу әле дә дәвам итә. Газеталарга илтеп бирү хезмәте аша да язылырга була. Беркая барасы да, өйдән чыгасы да юк. Бары тик 32-60-89 телефоны аша шалтыратып заявка бирергә кирәк. Безнең хезмәткәрләр сезгә уңайлы вакытта өегезгә килеп яздырырлар. Курыкмагыз, бу хезмәт бушлай. Сездән бары тик газетага язылган өчен генә түләргә туры киләчәк. Ә инде аннан соң газетаны өегезгә китереп бирәчәкләр.

Сез редакциядә генә язылып, газетаны үзегез дә бирегә килеп ала аласыз. Мондый хезмәт тә дәвам итә. Әлбәттә инде, почта аша да язылырга була. Почта хезмәте белән бәйле рәвештә язылу бәяләре бераз югарырак.

Газета - менә дигән бүләк. Атнасына ике тапкыр килеп, ул сезне әти-әниләрегезнең исенә төшереп, туганнарыгызны, якыннарыгызны шатландырып торачак. Тиздән Аналар бәйрәме. Әйдәгез кадерлеләребезне киләсе елга яздырып, "Әлмәт таңнары"н бүләк итик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса