Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә балаксыз ыштанлы туй үткән

Яшьләр хәзер креатив туйлар яклы. Әлмәт ЗАГС хезмәткәрләре аларның фантазиясенә соклана.

Бүген 18 декабрь - ЗАГС хезмәткәрләре көне. Кеше тормышын туганнан алып соңгы көненә чаклы белеп торучылар иң элек алар. Күпләр өчен ЗАГС, беренче чиратта, никахны теркәү белән күзалланса да, чынлыкта аларның эше бик күп.

Әлеге бәйрәм көне уңаеннан, 14 ел буе ЗАГСта эшләүче Рәмзия Едиханова белән очрашырга булдык. Күп кенә әлмәтлеләр Рәмзия ханымны никах теркәүче буларак белә булыр. 2004 елдан ул татар телендә узучы тантаналы туйларны алып бара. 2012 елда республика күләмендә уздырылган һөнәри конкурста "Иң яхшы алып баручы" номинациясендә икенче урынны яулаган булган. Әлеге бәйрәм көне уңаеннан ул менә ниләр сөйләде:

- Йөзләрендә нур балкыган, чын саф сөю белән никахларын теркәргә килгән яшьләрне күрү - үзе гомерне озайта кебек. Тиң яр дигән төшенчәне мин азмы-күпме нидән гыйбарәт булуын аңлый башладым хәзер. Монда матди мөмкинлек тә, яшь аерымлыгы да, әти-әниләрнең ризалыгы да керә. Яшьләр хәзер креатив туйлар яклы. Мин эшли башлаган елларда кияү бары тик кара костюмнан, кәләш ак күлмәктән киенә иде. Хәзер исә яшьләр ниләр генә кыланмый! Быел җәй көне берәүләр шорталы туй оештырды. Егетләр дә, кызлар да ак футболка һәм ак кыска балаклы ыштан киенеп килгән иде. Хәтта кыз да туй күлмәге урынына шундый җиңел өс киеме сайлаган. Акташтан электән калган кодалау йоласы белән оештырылган чын рус туе да күңелгә кереп калды. Мотоциклларга атланып байкерлар да язылышырга килгән иде. Яшьләрнең шулай үзенчәлек, яңалык эзләве бер караганда күңелле, - ди Рәмзия ханым.

Соңгы араларда тантаналы туйларга караганда, язылышып кына китүгә күпләр өстенлек бирә икән. Мәсәлән, ноябрьда 95 никахның нибары 35 е генә тантаналы булган. Күпләр фәлән мең сумлык туй оештырганчы, чит илгә китеп ял итүне хуп күрә. Яшьләр экономия яклы.

- Никах теркәүче хезмәттәшләрем белән соңгы араларда никахлашучыларның яшь аерымлыгына игътибар итә башладык. Чөнки гадәти булмаган парлар күп. Быел яшь егетләрнең олы яшьтәге балалы хатыннарны алулары бик еш күзәтелде, - дип сүзен дәвам ит әңгәмәдәшем. - Шунысы сөендерә, соңгы елларда аерылышучылар кими башлады. Быел, мәсәлән, 1667 пар язылышты, 776 сы аерылды. Аерылган парларның 431е катнаш никахлар.

"Өйләнешү стажлары" нибары бер көнлек кенә булган яшьләр дә очрап тора икән араларында. Өйләнешеп, 2-3 ай үтүгә, "Без бер-беребезгә туры килмибез икән" - дип аерылырга гариза язучылар да күзәтелүен җиткерде Рәмзия ханым.

- Әлбәттә, аерылырга килүчеләр күңелдә юшкын калдыра. Җәмгыятьтә ныклы тамыр җибәргән гаиләләр күбрәк булсын, яшьләр уйлап эш итсеннәр иде. Никахларын теркәргә килгән һәр парга бәхетле тигез гомер теләү - безнең бурыч. Бер-беренә юл куеп тигезлектә яшәргә омтылулары - аларның бурычы, - дип изге теләкләрен юллады Әлмәтнең иң яхшы алып баручысы.

Филүзә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса