Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә “Кышын кошларны ашатыгыз” акциясе башланды

Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңларым.


"Кышын кошларны ашатыгыз" акциясендә катнашучылар Габдулла Тукайның бу юлларын "һәм җим белән сыйлармын" дип дәвам итәр, мөгаен. Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы кысаларында оештырылган әлеге акция апрель аена кадәр дәвам итәчәк. Аңа экология һәм табигый байлыклар департаменты башлангыч бирде.
Кыш кошларга зәмһәрир салкыннары белән түгел, ачлыгы белән аеруча куркыныч. Бигрәк тә кышның икенче яртысында урманнарда, агачларда кипкән җимешләр беткәч хәлләр мөшкелләнә. Орнитологлар әйтүенчә, салкыннарда кышка калган 10 кошның 8-9 ы нәкъ менә ачтан үлә.
Шушы вәзгыятьне күз уңында тотып, "нәни дусларга" ярдәм максатыннан оештырыла да бу акция. Аңа балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм ата-аналар, мәктәп укучылары, соңгы вакытта исә студентлар да актив кушыла.
"Незабудка" балалар бакчасы оештырган экология атналыгында, мисал өчен, кошларга багышланган чара үтте. Бакча ишегалдына төшкән кошчыклар, алар өчен кешеләрнең җаваплылыгы, табигатькә мөнәсәбәте турындагы дәрес файдалы һәм кызыклы булды. Ата-аналар ярдәме белән бакча биләмәләренә дистәгә якын җимлекләр ясап элгәннәр. Хәзер көн саен нәниләр аларны төрле орлыклар белән тәэмин итеп тора. "Кошларның чыркылдап сыйлануын, сөенүен балалар кызыксынып күзәтә", - ди балалар бакчасы мөдире Рәйсә Габдрахманова.
Әлмәт муниципаль районы карары белән җирлектә "Кышын кошларны ашатыгыз" бәйгесе игълан ителде. Бәйге эшләрен 31 мартка кадәр Нефтьчеләр урамы, 14 адресы буенча Табигать йортына китерергә мөмкин. Экологиягә битараф булмаган һәркем бу иҗат ярышында катнаша ала. Җиңүчеләрне 3 номинациядә билгеләячәкләр: "Иң яхшы фото", "Иң яхшы рәсем" һәм "Иң яхшы җимлек". Бәйгегә нәтиҗә апрельдә ясала. Җиңүчеләргә оештыручылар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр вәгъдә итә.
Экология һәм табигый байлыклар департаменты җитәкчесе урынбасары Галина Рябова белдергәнчә, мондый экология бәйгеләре быел һәр ай саен оештырылачак. Гыйнварда "Могҗизави табигать дөньясы" дип аталган фотографияләр бәйгесе узган иде. Анда әлмәтлеләрнең 245 фотоэше тәкъдир ителгән.
Ләйләгөл Минаева әзерләде
Ф.Вәлиев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250