Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә кырыгалдарлар 88 яшьлек картны “чистарткан”

Мөхтәрәм яшьтәге бабайга ике ханым урамда мөрәҗәгать итә.

Үзләрен коммуналь хезмәткәрләр дип таныштыручылар өлкән кешегә түләүсез генә су исәпләү приборларын алыштыру ихтималы турында да искәртә. Беркатлы пенсионер аларны шундук фатирына алып кайта. Кырыгалдарлар бабайдан гаилә хәле, балалары, үлемтеге турында белешә. Тегеләрнең ихлас кайгыртучанлыгына ышанган карт үлемтеккә 165 мең сумлап акча хәстәрләп куюы һәм аны шкафта иске пәлтә кесәсендә саклавы турында әйтеп ташлый. Кирәк мәгълүматны алган ханымнарның берсе бабай белән су приборларын карарга юнәлә, икенчесе кәгазь тутырырга бүлмәдә кала.Шуннан соң берничә минут дигәндә ханымнар ашыгыч кына җыенып чыгып китә.
Бабай кырыгалдарлар кармагына эләгүен тиз генә абайламый. Берничә сәгатьтән соң "хезмәткәрләрнең" сәер кыланышын хәтереннән тагын бер кичергәч кенә, шкафтагы пәлтәне тикшерергә уйлый. Акча юклыгын аңлагач та полициягә хәбәр итми әле ул, кешегә нахак бәла ягудан куркып кызы кайтканны көтәргә була. Шулай итеп, 88 яшьлек бабай полициягә 1 тәүлек үткәннән соң гына мөрәҗәгать итә.
Бабай сүзләреннән кырыгалдарларның фотороботы төзелгән һәм хәзерге вакытта мошенникларны эзләү бара. Җинаять эше кузгатылган.
Оператив мәгълүматлар буенча, бу елның маенда шундый ук хәл Владимир өлкәсендә теркәлә. Кырыгалдарлар су исәпләү приборлары кую сылтавы белән 83 яшьлек ир кешенең фатирына үтеп керә һәм аның 300 мең сум акчасына "кул сала".
Фотороботларда сүрәтләнгән хатын-кызларны белүчеләрне 32-62-32 яки 02 телефоны белән хәбәр итүләрен сорыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250