Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә “Куанычлы эш” профориентация фестивале узды

Булачак һөнәреңне аңлы рәвештә сайлау, иҗади балаларны ачыклау һәм аларга булышлык итү максатында "Эдельвейс" үсмерләр клубы инициативасы белән Әлмәт муниципаль районы балалар һәм яшьләр эшләре идарәсенең гомуми җитәкчелегендә шәһәр паркы сәхнәсендә "Куанычлы эш" профориентация фестиваленең йомгаклау этабы булды.

Фестивальдә 16 үсмерләр клубына йөрүчеләр режиссёр, китапханәче, рәссам, культорганизатор, модельер һәм фотограф кебек профессияләр белән катнаштылар. Темага ярашлы матур костюмнар кигән балалар сайлап алган профессияләренә презентация, реклама ясадылар, актерлык осталыгы, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Биремнәрне барлык командалар да уңышлы башкарып чыкты.

Фестиваль кысаларында шулай ук газеталар конкурсы да булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250