Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә күрмәүче мөселманнар өчен курслар ачылды

10 июльдә үзәк мәчеттә ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров катнашында күрми торган кешеләр өчен Брайль системасы буенча Ислам нигезләрен һәм Коръәнне өйрәнү курслары ачылды.

Чараны ачып, Әлмәт районы имам мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Аллаһ каршында бөтен кешеләрнең дә тигез булуын әйтте, күзләре күрмәгән хәлдә кириллицаны гына түгел, гарәп алфавитын да тырышып өйрәнүчеләрнең иҗтиһатына соклануын белдерде. Үзәк мәчеттә атна саен дәресләр үтәчәк, күрмәүчеләрне мәчеткә китерү һәм илтеп куюны такси компанияләреннән берсе үз өстенә алган.

ӘМР башлыгының киңәшчесе Флүс Гарипов күрмәүче мөселманнарны изге Рамазан ае белән котлады, аларга дин нигезләрен өйрәнүдә уңышлар теләде.

Рөстәм Хәзрәт Батров Казандагы "Ярдәм" ислами хәйрия фондының эше белән таныштырды, Әлмәтнең күрмәүчеләр Брайль системасы белән Коръән укырга өйрәнүче республикада беренче шәһәр булачагын әйтте. Ул күрмәүчеләргә "Ярдәм" фонды нәшер иткән китаплар таратты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса