Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә коррупциягә каршы комиссия безнең эшне дә тикшерде

Район башлыгы каршында төзелгән коррупциягә каршы комиссиянең чираттагы утырышы булып узды. Анда җирле үзидарә органнарының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә законны ничек саклаулары, массакүләм мәгълүмат чараларының коррупциягә каршы көрәш пропагандасы, бюджет акчалары тотылышына контроль турындагы мәсьәләләр каралды.

Коррупциягә каршы көрәш турындагы тема әледән-әле кузгатылып, бу уңайдан киңәшмәләр уздырылып тора. Еш җыелуның сәбәбе дә бар, золымның тамыры һаман да корымый да, кыскармый да. Арада, кычкырып әйтмәсәләр дә, үзең генә башкарып чыгу авыр булган, күп бусагалар таптау таләп ителгән проблемасын шушы юл белән чишәргә тырышучылар да, аларның "төрткәннәреннән" баш тартмаучылар да бар. Әлбәттә, хезмәтләрдән файдалану гадиләшкән саен күңелсез саннар да кими бара. Утырышта чыгыш ясаган район башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә идарәсе начальнигы Светлана Лаптева кешеләрнең дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр сыйфатыннан канәгатьләнү дәрәҗәсе 2018 елга 90 проценттан да ким булырга тиеш түгел дип билгеләп үтте. "Бердәм тәрәзә" принцибы буенча күрсәтелүче хезмәтләрдән файдалана алучыларның да санын шушы дәрәҗәгә күтәрү зарур. Чиратта тору вакыты никадәр әз булса, шуның кадәр яхшы. Кертелгән регламент буенча ул хәзер 15 минуттан артып китәргә тиеш түгел.

Быелның май аенда шәһәрдә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне "бердәм тәрәзә" аша күрсәтүне оештыручы күпфункцияле үзәк төзелде. Бүген биредә биш тәрәзә эшли. 2015 елда юл картасы нигезендә 25 тәрәзә ачу планлаштырыла.

Район башлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Рөстәм Гәрәев исәп-хисап тотканчы республикада уздырылган социалогик тикшеренү-сораштыру нәтиҗәләрен бәян итте. Сораштыруда катнашучылар арасында әлмәтлеләр дә бар. 42,7 процент кеше "коррупция дәрәҗәсе үзгәрмәде, элеккегечә кала бирә" дип җавап биргән. Ә менә "коррупция күренешләре артты" дип исәпләүчеләрнең саны 2012 елдагы сораштыру белән чагыштырганда 10 процентка кимегән. Сорауларга җавап кайтаручыларның 12 проценты үзләре дә коррупция белән бәйле хәлләргә юлыккан. Сораштыру шуны да күрсәткән, коррупция турында хәбәр итәргә теләүчеләр азайган, бу хакта җиткерүчеләрнең күпчелеге ышаныч телефоны аша шалтырату һәм имзасыз хатлар язу юлын сайлый икән.

Коррупция очракларын ничек киметергә була? Бу сорауга кешеләр законны катгыйлатырга, ришвәтчеләргә ачыктан-ачык суд ясарга, милкен конфискацияләп, җинаять җаваплылыгына тартырга кирәк дип саный. Һәр өченче кеше хокукый грамоталылыкны күтәрү зарурлыгын да искәрткән. Халыкның күпчелеге коррупциягә каршы сәясәт белән массакүләм мәгълүмат чаралары аша хәбәрдар булуын әйткән. Безнең шәһәрдә һәм районда 2 5ләп матбугат чарасы бар. Быел алар тарафыннан коррпуциягә кагылышлы 700 дән артык язма дөнья күргән.

Район башлыгы Мәҗит Салихов мондый мәсьәләләрне халык белән ешрак тикшерергә, фикерләшергә тәкъдим итте. "Барлык теләкләрне һәм тәкъдимнәтрне дә исәпкә алырга, ришвәтчелек очраклары турында күбрәк яктыртырга кирәк", - диде ул.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса