Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә коррупционерларны «аулыйлар»

Әлмәт шәһәр прокуратурасы 39 яшьлек Руслан Абдуллинга карата җинаять эше буенча гаепләү заключениесен раслап судка тапшырды.

Тикшерү версиясе буенча, «НКТ-Логистика» ҖЧҖнең тирәнлек-насос җиһазлары цехында 1 нче категорияле инженер булып эшләүче Абдуллин 2015 елның 13 апрелендә Әлмәттән Актүбәгә бару юлының 27 нче чакрымында икътисади куркынычсызлык идарәсенең Әлмәт шәһәрендәге бүлеге хезмәткәре контроле астында үткәрелгән оператив экспериментта катнашучы Галиевтән 7000 сум акча ала.

Бу акчаларны ул Галиевкә 152 данә насос-компрессор торбалары биргән өчен ала. Тикшерү барышында Абдуллин үз гаебен таныган. Хәзер җинаять эше Әлмәт шәһәр судында карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса