Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Корбан бәйрәменә әзерлек эшләре башланды

15 октябрьдә бөтен мөселман дөньясы иң мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе - Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк.

Корбан чалу - кешеләр өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган һәм безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе.

Бәйрәм көне Әлмәт шәһәре һәм районы мәчетләрендә иртән вәгазь белән башлана - 7 сәгать 30 минутта гает намазы укылачак. Сәгать 8 дә исә корбан чалу йоласына керешәчәкләр. Соңгы берничә елда бу гамәл Сабантуй мәйданына җитәрәк махсус урында башкарыла. Үзәк мәчеттән әлеге урынга кадәр Әлмәт пассажир автотранспорты производство берләшмәсе һәм транспорт идарәсе автобуслары йөреп торачак. Биредә ит эшкәртү өчен бөтен шартлар: су, корбан чалу урыннары бар. Сүз уңаенда, башка шәһәрләрдән дә килеп күреп, бу уңайлыкларга кызыгып китүчеләр булган. Болар хакында шәһәр һәм район хакимиятендә узган киңәшмәдә сүз булды. Быел да төбәктә Корбан гаетен оешкан төстә уздыру - очрашуга җыелган имамнар, төрле тикшерүче органнар һәм җаваплыларга төп бурыч буларак җиткерелде.

Узган ел Әлмәт шәһәрендә генә дә 800 дән артык корбанлык эшкәртелгән. Корбан чалучылар исә елдан-ел арта. Шуңа күрә ит эшкәртү урыннарын да киңәйтергә туры килә. Былтыр бу максатлар өчен 6 рәт җиһазландырылган булса, быел тагын бер рәткә арттырырга исәпләре. Ел саен "Әлмәтнефть" идарәсе 25 сугымчыны махсус киемнәр белән тәэмин итә. Корбан чалырга ниятләүчеләр арту сәбәпле, быел сугымчылар санын да арттырырга уйлыйлар. Киңәшмәдә әйтелгәнчә, эш күләме зур. Шуңа күрә дә корбанлыкны эшкәртүне сәгать механизмы кебек төгәллек белән башкарырга кирәк. Бу максатка ирешү өчен мәхәлләләрнең дә ярдәм итүе, атап әйткәндә, авыллардан әзерлекле сугымчылар җибәрүе мәслихәт. Өстәвенә һәр елдагыча рәтләргә җаваплы мәхәлләләр беркетеләчәк.

Мәҗит Салихов игътибар юнәлткән мәсьәләнең чираттагысы - сугымчыларның әзерлеге. Хайван чалучының акыллы, балигъ һəм мөселман булуы шарт. Моңа өстәп, аларның инструктаж узуы - шулай ук бәхәссез таләп.

- Бәйрәм рухы саклансын өчен без бөтен ягын үлчәп эшләргә тиеш. Сугымчы хезмәте өчен түләнә торган хакка (быел да ул бер корбанлыкны эшкәртү өчен 500 сум күләмендә билгеләнде) кызыгучылар да булыр. Теләсә кемгә мал эшкәртүгә юл куймаска кирәк. Ни әйтсәң дә аларның кулында пычак... Шуңа күрә сугымчыларның инструктаж узуы зарури, - дип берничә кат кисәтте башлык.

Мәгълүм ки, Хәнәфи мәзһәбендә корбан чалу вәҗеп дәрәҗәсендәге гамәл булып тора. Һәм ул бәйрәмнең 3 көнендә дә рөхсәт ителә. Шулай да иң хәерле көн булып беренче көн санала. Бер яшьтән дә ким булмаган кәҗә, сарык малы бер кеше исеменнән чалына. Сыер кебек эре терлек 7 кеше исеменнән чалынырга мөмкин. Әлмәт төбәгендә нигездә сарык чалалар, сыер чалучылар да бар. Мисал өчен, Бишмунча авылында ел саен шушы биләмәләрдә эш җәелдергән авыл хуҗалыгы предприятиесе сыер чалдыра. Авыл җирлеге хакимияте белән берлектә корбан итен мохтаҗларга, өлкәннәргә тараталар.

Корбан өчен сайланган хайваннарның әгъзалары сау-сәламәт булырга тиеш. Әйтүләренчә, быел төбәккә китереләчәк корбанлыкларның бәясе 5 мең сумнан булыр дип фаразлана. Ветеринария хезмәте җитәкчесе урынбасары Муса Нәбиев белдергәнчә, якын-тирә районнардан шалтыратып, корбанлык белән килү нияте турында белдерү очраклары булган.

- Алдагы еллар тәҗрибәсенә таянып, быел да Оренбург якларыннан да корбанлык алып килерләр дип уйлыйм. Элегрәк Казахстаннан да мал белән килүчеләр булды. Ләкин хәзер анда бруцеллез белән хәл кискен тора. Шуңа күрә саклык чаралары күреләчәк, - ди ветеринария белгече. - Бер елны шундый бер сәүдәгәрне ачыкладык. Полиция хезмәткәрләре ярдәме белән чикне чыгып киткәнче озаттык.

Муса Нәбиев сүзләренчә, корбанлыклар килә башлаган көннән алып маллар чалынып беткәнче ветеринарлар күзәтчелекне киметми: урыннардагы ветеринария хезмәтләре тарафыннан һәр корбанлыкның тикшерү узуы турындагы таныклыклар тикшерелә.

Ләйләгөл Минаева

Корбан гаете ураза тәмамлангач 70 көн узуга, Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләнә. Корбан бәйрәме күпчелек мөселман илләрендә дәүләт күләмендә билгеләнә: Татарстан, Башкортстан, Адыгея, Чечня, Ингушетия, Карачай-Черкас, Дагыстанда рәсми ял көннәре санала. Дин галимнәре аңлатуынча, корбан - Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен хәләл малың белән башкарыла торган гыйбадәт. Ул раббыбыз Аллаһ биргән нигъмәтләргә шөкер итү. Корбанлык ите гадәттә өчкә бүленә: фәкыйрь-ятимнәргә; туганнарга, күршеләргә; үз гаиләңә. Әмма корбан итен тулаем фәкыйрь-мескеннәргә, мәдрәсәләргә, балалар, картлар йортларына биргән очракта да дөрес була. Малы булган кешенең корбан чалуы мөселманнар арасындагы дуслыкны ныгыта, күпмегәдер булса да мескен-фәкыйрьләрнең тормыш хәлен җиңеләйтә, җәмгыятьтә миһербанлылыкны арттыруга, социаль мәсьәләләрне хәл итүгә дә ярдәм итә. "Кәүсәр" сүрәсендә пәйгамбәребез с.г.в.гә атап: "Раббың өчен намаз укы һәм корбан чал," - дип әйтүендә зур мәгънә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250