Әлмәттә композитор Рәис Нәгыймов истәлегенә багышланган кичә узачак
Узган елның 25 ноябрендә танылган композитор, 30 елдан артык 1 нче балалар музыка мәктәбе директоры булып эшләгән Рәис Нәгыймов мәңгегә арабыздан китте.
Ул иҗат иткән җырлар бүген дә сәхнәдән төшми. 25 ноябрьдә кичке сәгать алтыда музыка көллиятендә композитор истәлегенә багышланган кичә узачак. Анда калабызның иҗат кешеләре, Рәис Нәгыймовның шәкертләре, хезмәттәшләре җыелачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа