Әлмәттә комарлы уен салоны эшчәнлеге туктатылды
Әлмәтнең полиция хезмәткәрләре Нефтьчеләр урамындагы «Спутник» кибетенең подвалында эшчәнлек җәелдергән тагын бер уен салонын ачыкладылар.
Андагы мониторлар, процессорлар, клавиатуралар тартып алынды һәм юк ителде, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа