Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә комарлы уен оештыручылар тоткарланды

Әлмәттә быел гына да азартлы уен оештыруның 6 факты ачыкланды. Прокуратура хәбәр итүенә караганда, май-июль айларында гына да Чернышевский һәм Бигәш урамнарында ике фатирда азартлы уен оештыручылар ачыкланган.

Бу фатирларга бары тик даими клиентлар гына керә ала торган булган. Уеннар махсус компьютер программаларыннан һәм Интернеттан файдаланып үткәрелгән. Полиция хезмәткәрләре законсыз бизнес оештыручыларның барысын да тоткарлаган.

Әлегә тикшерү бара. Төп гаепле - өй арестында, башкалар беркая да чыгып китәргә тиеш түгел.

Гаепләре расланса, аларны алты елга кадәр иректән мәхрүм итү яки бер миллион сумга кадәр штраф көтә.

Азартлы уен оештыруның тагын өч факты буенча җинаять эше кузгатылган, берсе процессуаль карар кабул итү өчен ТР Тикшерү комитетына юлланган, ике юридик затка административ штраф салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса