Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Клара Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасы булды

Ике ел элек Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры Ильяс Салахов инициативасы һәм Гыйльми совет карары белән танылган шагыйрә, актив җәмәгать эшлеклесе, ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе, гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Клара Булатова исемендәге премия булдырылган иде.

Яшь буында татар әдәбиятына, сәнгатенә карата мәхәббәт, иҗатка карата кызыксыну уяту, талантларны барлау, аларга башлангыч бирү кебек олы максатларны күздә тота әлеге проект. 20 март көнне, институтның Р.Фәхретдин урамындагы бинасында өченче тапкыр укучыларга, студентларга Клара Гариф кызы Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасы булды.

Быел чарада Татарстанның 18 муниципаль районыннан, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм башка шәһәрләрнең 108 мәктәбеннән килгән укучылар, Казан федераль университетының Алабуга институты, Казан дәүләт аграр университеты, Самара дәүләт медицина университеты, Әлмәт дәүләт нефть институты һәм башка уку йортлары студентлары катнашты. 2014 елда әлеге премиягә дәгъва иткән 412 эш кабул ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250