Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә киптерелгән наркотикларны юк иткәннәр

Бөтен республикада 25 майдан 26 июньгә кадәр "Наркотикларсыз яшәү" дигән акция бара. Әлмәт тә бу юнәлештә актив эш алып бара.

Шушы көннәрдә генә наркотиклар әйләнеше контроле әлмәтлеләрдән 8 килограмм табигый юл белән ясалган наркотик үләннәрне табып юк иткән.

Әлеге акция кысаларында Әлмәт җирлекләрендә үсүче киндер, мәкләрне чабып чыгу каралган. Әгәр урыннарда үсеп утырган наркотик үсемлекләрне күрсәләр, Әлмәт шәһәр прокуратурасы гади кешеләргә 15 меңнән 20 меңгә чаклы, юридик затларга 300 меңнән 400 меңгә чаклы штраф язачак.

Әлмәттә узган наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышында шулай дип игълан иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса