Әлмәт таңнары

Әлмәттә кемнәрне эшләреннән кыскарталар?

Әлмәттә кризиска каршы штаб төзелде. Аның беренче утырышы бүген булып узды. Утырышта райондагы хезмәт базары торышы да бәян ителде. Әлмәтлеләрне эш урыннарыннан кыскартулар көтә.

Реклама

Мәшгульлек үзәге директоры Минсәгыйть Насретдинов билгеләп үткәнчә, ел башыннан эш эзләп үзәккә 324 кеше мөрәҗәгать иткән. Теркәлгән эшсезләр саны 1062 кеше. Узган елның шушы чорында эшсезләр 1265 кеше булган. Үткән атнада предприятиеләрдән 47 кеше эштән киткән. 12 процент кыскартылган. Быел 27 эш бирүчедән 169 кешенең кыскартылачагы турында мәгълүмат кергән. Шул ук вакытта 898 хезмәткәрне башка эш урыннарында көтәләр. 76 процент вакансия эшче һөнәрләре буенча. "Алнас" җитәкчелеге ел азагына кадәр 200 хезмәткәрен кыскартачакларын белдерде. "СМП-2000" предприятиесеннән 188 кешене эштән җибәргәннәр инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: