Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Казаннан килеп кибет басучылар тотылды

Әлмәтнең ведомстводан тыш каравыл хезмәткәрләре кибет басучыларны тоткарлады.

Төнге сәгать берләр тирәсендә бер әлмәтле полиция бүлегенә шалтыратып, билгесез кешеләрнең Чехов урамындагы бер кибетнең пластик тәрәзәсен алып кибеткә керергә маташуларын хәбәр итә. Полиция хезмәткәрләре урынга барып җитүгә хәбәрнең дөреслегенә инана. Сәүдә ноктасы хуҗаларын чакыртып кибеткә керсәләр, директор кабинетында ике егетне күрәләр. Алар Казанда яшәүчеләр булып чыга. Берсе элек тә берничә тапкыр хөкем ителгән булган. Тәрәзә янына алып чыгарга дигән азык-төлекне һәм хәмер эчемлекләрен әзерләп куйган булалар. Гомуми зыян күләме 6 мең сумлык тәшкил итә.

Хәзерге вакытта караклык маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса