Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә каракларны дүрт тәүлектән таптылар

Әлмәт пенсионерының фатирыннан 35 мең сумлык төзелеш инструментлары һәм техникасы урлаган ир-атларны җинаять урынында калдырган бармак эзләреннән таптылар.

Хәл болай була. 19 мартта шәһәр уртасындагы кафеларның берсендә шактый гына «кәефләнеп» алган пенсионер янына ике ир-ат килә дә аны өенә озатып куярга тәкъдим ясый. Өенә кайтарып, урынга яткырганнан соң алар фатирдан әйберләр урлап чыгып китәләр.

Эксперт-криминалистлар җинаять урынында шактый гына бармак эзләре табалар. Алар буенча каракларны ачыклау өчен оперативникларга дүрт тәүлек кирәк була. Болар 27 һәм 38 яшьлек, беркайда да эшләмәүче әлмәтлеләр булып чыга. Кечерәге ике тапкыр хөкем ителергә дә өлгергән. Тоткарланучылар гаепләрен таный. Хәзер аларны хөкем карары көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса