Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә карак фатирга ачык калган тәрәзә аша кергән

Ямьле август көннәренең берсендә Түбән Мактамада яшәүче 21 яшьлек егет фатирындагы планшетлы компьютерыннан колак какканын чамалап ала. Һәм аны кемдер урлаганын аңлап, тиз арада полициягә хәбәр итә.

Урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре каракның фатирга ачык тәрәзә аша кергәнен ачыклыйлар. Икенче көнне үк җинаять урынында калган бармак эзләре буенча шикләнелүче кешенең шәхесе ачыклана. Тоткарланган карак шушы ук бистәдә яшәүче, элек җинаять җаваплылыгына тартылганы булган 35 яшьлек кеше булып чыга.

Баксаң, 11 август көнне иртән ул спиртлы эчемлек кулланганнан соң Некрасов урамы буйлап йөрергә чыга һәм беренче каттагы фатирларның берсендә тәрәзәнең урта өлгесе ачык булуын күреп ала. Шулай итеп ачык тәрәзә аша эчкә үтә һәм күзенә чалынган планшетникны эләктереп шулай ук тәрәзә аша фатирдан чыгып китә.

Нибары утыз минут чамасы өендә булмаган зыян күрүчегә килгән зыян 9000 сумнан артык тәшкил итә.

Хәзерге вакытта кеше малына кул сузучы адәмгә карата җинаять эше кузгатылды. Аны 6 елга кадәр иректән мәхрүм ителү көтә. Ә планшетлы компьютер бөтен тикшерү эшләре тәмамланганнан соң хуҗасына кире кайтарылачак.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы гражданнарны тагын бер кат кисәтә: милкегезнең сакланышы гап-гади куркынычсызлык кагыйдәләрен ничек үтәвегезгә бәйле. Йорттан, фатирдан чыгып киткәндә тәрәзәләрне яхшылап ябарга, ишекләрне бикләргә, ачкычны йозакта калдырмаска, кыйммәтле әйберләрне ераккарак яшерергә кирәклеген һәркем беләдер. Тик күпчелек кешеләр шушы гади генә кагыйдәләрне санга сукмый һәм җинаятьчеләр корбанына әйләнә.

Резедә Мөхәммәтдинова

Фото Интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250