Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә кафе басучылар кайнар эздән тоткарланган

Төнлә белән Әлмәт кафеларының берсендә сигнализация эшли башлый.

Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре тиз арада вакыйга булган урынга килеп җитәләр.

Полицейскийлар, патруль машинасын күрү белән үк качу ягын караган өч ир-атны күреп алалар. Әлеге затлар тиз арада тоткарланалар.

Кафега исә тәрәзәләрне ватып кереп, көнкүреш техникасы һәм 30 мең сумлык азык -төлек алып чыккан булалар.

Тоткарланган вакытта алардан DVD-плейер, 5 кәрәзле телефон, телефон наушниклары алына. Тоткарланган затларның барысы да моңа кадәр үк берничә тапкыр караклык һәм талау очраклары өчен җинаять җаваплылыгына тартылган булып чыгалар.

Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250