Әлмәттә «Изге йөрәк» хәйрия фонды эшли
Әлмәтнең «Изге йөрәк» хәйрия фонды волонтерлары Украина качакларына, ялгыз аналарга, өлкән яшьтәгеләргә, гомумән, ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм кулы сузу белән шөгыльләнә.
Фондның төп максаты - мохтаҗларга кулыннан килгән кадәр ярдәм күрсәтү. Өс киемнәре, савыт-саба, йорт җиһазлары һәм башкалар белән ярдәм итү.
Фондның сайты: http://vk.com/dobroe_serdtse
Элемтәгә керү өчен номер: +79172688900
Хәйрия фонды 18 нче мәктәп территориясендә - 18 нче һәм 21 нче мәктәпләр арасындагы ике катлы бинада урнашкан (зәңгәр ишек).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа