Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә җитәкчелек алышынды [+ФОТОЛАР]

Шушы көннәрдә райондагы диаспоралар түгәрәк өстәл артына җыелды. Татарстан халыклары Ассамблеясының Әлмәттәге вәкиллегенә яңа җитәкче дә шушы утырышта билгеләнде.

Толерантлык булдыру һәм халыклар дуслыгын ныгытуда диаспоралар алып барган эшчәнлекнең нәтиҗәсе зур. Моны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Шабалин да ассызыклап узды: 
- Бүген районыбызда татар, рус, чуаш, мордва һәм башкалардан тыш, азәрбайҗан, әрмән, таҗик, үзбәк-кыргыз халкы да үзара дус яши. Аларның район эшләрендә актив булулары куандыра. Экологик өмәләрдә, хәйрия акцияләрендә, спорт ярышларында катнашалар, дини һәм милли бәйрәмнәрнең һәрберсендә дә аларны күреп була. Киләчәктә дә бу дуслык күпере өзелмәс һәм тагы да ныгыр дип өметләнеп калабыз, – диде ул. 
Моңа кадәр Татарстан халыклары Ассамблеясының Әлмәттәге вәкиллеген «Арарат» әрмән җәмгыятеннән Володя Мелконян җитәкләде. Әмма үз теләге белән ул әлеге җаваплы вазифадан баш тартты. Киңәшмәдә вәкиллеккә яңа җитәкче сайладылар: хәзер бу эшне «Бирлик» Азәрбайҗан диаспорасы җитәкчесе Фикрәт Бакиров алып барачак. Олег Шабалин элеккеге вәкиллек җитәкчесенә Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса