Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә җитәкче вазифасына биш кандидат дәгъва кыла

Әлмәттә район башкарма комитеты җитәкчесе вакантлы вазифасына дәгъва кылучылар белән конкурс комиссиясе әгъзалары очрашты.

Конкурска барлыгы биш гариза кергән. Үз документларын бирүчеләр арасында район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марат Гыйрфанов, «Стелла Медиа» ҖЧҖ директоры урынбасары Евгений Ермолаев, Рус Акташы авыл җирлеге башлыгы Алексей Лазарев, ЖЭУ «Успех» ҖЧҖ директоры Рөстәм Гәрәев һәм Әлмәт һөнәри көллияте директоры Артур Миннәхмәтовлар.

Комиссия әгъзалары аларга алга таба эшчәнлеккә кагылышлы сораулар бирде, муниципаль хезмәт белән бәйле чикләүләрне белү-белмәүләрен сораштырды.

Утырыш нәтиҗәләре буенча биш кеше арасыннан икесе сайлап алыначак. Ахыргы нәтиҗә 23 октябрьдә сессиядә ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса